Мы в социальных сетях

Яр Чаллының автобус паркын 40 ЛиАЗ автобусы тулыландырды. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Ликинский автобус заводы җитештергән җәмәгать транспортын карады. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, автобуслар Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевның Мәскәү мэры Сергей Собянин белән килешүе нигезендә барлыкка килде: "Без Мәскәү шәһәре җитәкчелеге белән уртак тел таптык. Бу очракта без Мәскәү белән дустанә мөнәсәбәтләребезнең яхшы нәтиҗәсенә ия".

Шәһәр башлыгы белән бергә аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәрен ташу мөмкинлеген Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм «Пассажирлар ташу» ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин бәяләде.

Автобуслар шәһәр маршрутларына гыйнвар ахырында – февраль башында чыгар дип көтелә. Якын арада автобуслар техник хезмәт күрсәтү узачак һәм ЮХИДИгә исәпкә куелачак. "Автобуслар эш хәлендә, Мәскәү маршрутларыннан төшерелгән. Без аларны кирәкле маршрутларга куябыз", - диде мэр.

Түбән идәнле автобус бер үк вакытта 105 пассажирга исәпләнгән, утыргычлар саны - 20. Инвалидлар һәм балалар коляскалары өчен уңайлы һәм иркен мәйданчык бар. Төшерелә торган пандус-аппарель, мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларга һәм балаларга уңайлы керү һәм чыгу мөмкинлеген тәэмин итә.

Сишәмбе, 29 декабрь 2020, 16:22