Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                    Хөрмәтле чаллылылар!

                               Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Узып баручы ел барыбыз өчен дә истәлекле даталар белән хәтердә калачак. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын һәм Яр Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулуны билгеләп үттек. Бу вакыйгаларны бәйрәм итү уңаеннан республикада һәм шәһәрдә спорт һәм мәдәният объектлары төзелде, бик күп чаралар оештырылды. Без юллар, торак йортлар төзедек һәм ремонтладык, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча да, алданган өлешчеләр проблемасын хәл итә алдык.

2020 ел шәһәр өчен дә, республика өчен дә җиңел булмады. Ил күләмендә билгеле икътисадый кыенлыкларга дучар иткән пандемиягә карамастан, без яшәүне һәм эшләүне дәвам итәбез, тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә уңышларга ирешәбез. Бу казанышларның барысы да Чаллы предприятиеләренең һәм оешмаларының уртак иҗади хезмәте, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең һәрьяклы ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.

2021 елда да без бердәм, тату, күпмилләтле гаилә булып шәһәребез, республика һәм илебез иминлеге өчен эшләячәкбез һәм үз алдыбызга куелган барлык бурычларны уңышлы үтәрбез дип ышанам.

                                                             Хөрмәтле шәһәрдәшләр!

Яңа ел алдыннан намуслы хезмәтегез, туган шәһәрегезгә мәхәббәт һәм аның киләчәк язмышына битараф булмавыгыз өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм.

Сезгә чын күңелдән бәхетле Яңа ел телим, яңа ел төнендә әйтелгән барлык теләкләр, һичшиксез, чынга ашсын. Йортларыгызда җылылык, муллык, тынычлык һәм үзара хөрмәт хөкем сөрсен. 2020 ел безне сәламәтлек кадерен белергә өйрәтте. Барыгызга да нык сәламәтлек телим. Бүген бу теләк өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә, яшь буын өчен дә актуаль.

Яңа ел белән сезне, кадерле Чаллы халкы, яңа бәхет насыйп булсын!

                                                                                                              Иң изге теләкләр белән,

                                                                                                    Яр Чаллы шәһәре мэры Н. Г. Мәһдиев

Пәнҗешәмбе, 31 декабрь 2020, 07:00