Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэриясендә «Чаллы» хоккей командасын тантаналы бүләкләү булды. Әйтергә кирәк, Чаллы спортчылары 2019/2020 елларда югары хоккей лигасы беренчелегенең ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады. Наил Мәһдиев команданың барлык катнашучыларын һәм тренерлар составын котлады һәм медальләр тапшырды.

«Командага рәхмәт! Боздагы төп геройлар - хоккейчылар, әлбәттә, ләкин монда капкачы, һөҗүмче, тренер, массажист һәм инвентарь әзерләү белән шөгыльләнүчеләрнең дә өлеше бар. Сезнең җиңү - спортка битараф булмаган барлык чаллылылар өчен бәйрәм. Мин дә шул исәптән. Хоккей теләсә кайсы малайның характерында иң яхшы сыйфатлар тәрбияли. Бу - чын ир-атлар уены», - диде мэр.

Хәзерге вакытта бу бүләк Чаллы хоккееның иң зур казанышы булып тора.

Сишәмбе, 29 декабрь 2020, 18:13