Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Яңа ел белән, ветеран!" бөтенроссия акциясе кысаларында Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына яңа ел җыелмалары тапшыру дәвам итә. Бүген Шәһәр Советы депутаты Флера Андреева, Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев һәм Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов блокадалы Ленинградта яшәгән Вафирә Вәлитованы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Егоровны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Камалыш елларында Вафирә Вәлитова бөтен гаиләсен югалта.

Шәһәр азат ителгәч аны Краснодар краена җибәрәләр, ләкин беренче мөмкинлек чыгуга ул туган авылы Акегеткә кайта, анда пенсиягә чыкканчы колхозда эшли.
Александр Егоров 1944 елда Төньяк флотка Мурманск шәһәренә җибәрелә, анда артиллерия батальонында яр буе сагында өлкән матрос булып хезмәт итә. 1951 елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Мурманск шәһәренең туку фабрикасында слесарь булып эшли.

Чәршәмбе, 30 декабрь 2020, 08:11