Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда яшәүче 10 яшьлек Руслан Хәбибуллинның хыялын «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары – РФ президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев тормышка ашырды.

Руслан Хәбибуллин 88 нче физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә укый, инглиз телен өйрәнә, программалаштыру, шахмат белән мавыга, шулай ук проектордан фильмнар күрсәтә. Аның зур экранга фильм трансляциясенең ничек барганын күрү өчен  кинотеатрның операторлар бүлмәсендә булу теләге туа. Руслан өчен әнисе һәм сеңлесе белән бергә «Мадагаскар» күңел ачу комплексы кинотеатрына экскурсия оештырдылар.

 РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары – РФ президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев алар белән телефон аша аралашты.

Экскурсия ахырында балалар бүләкләр алдылар.

«Минем белән хыяллан» хәйрия проектының «Теләкләр чыршысы» акциясе ятим балаларның, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның һәм сәламәтлекләренә куркыныч янаучы өлкән яшьтәге кешеләрнең  хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Балалар хыялларын сәясәтчеләр, спортчылар, артистлар һәм гади битараф булмаган гражданнар тормышка ашыра. Билгеләп үтик, 2018 елда аерым балалар теләген үтәү традициясенә нигез салучы Россия президенты Владимир Путин булды.

Быел «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Наил Мәһдиев 12 яшьлек Артур Зайляевның, Гадел Кәримуллинның һәм 4 яшьлек Назар Петровның хыялларын чынга ашырды.

Чәршәмбе, 30 декабрь 2020, 10:44