Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсимә Гыйльван кызы Хисаметдинова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнә котлаулар кабул итте.

Нәсимә Хисаметдинова ТАССРның Минзәлә районы Таулар авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Туган авылында 4 сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында, 1942 елдан әнисе белән бергә колхозга кыр эшләренә йөри. 1951 елда Себергә китә. Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә күмер шахтасында эшли. 1954 елда кияүгә чыга. 1977 елдан бирле Яр Чаллыда яши. Нәсимә Гыйльван кызы өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген ветеранны биш оныгы һәм җиде оныкчыгы сөендерә. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 30 декабрь 2020, 11:29