Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда онкология диспансерының техник ачылуы булды. Учреждение медицина эшчәнлегенә лицензия алды. Бүген онкология диспансерында пациентларны маршрутлаштыру детальләрен эшлиләр. "Пациентның юлын" журналистларга Республика клиник онкология диспансеры Яр Чаллы филиалының баш табибы Алмаз Хаҗиев күрсәтте. Әйтергә кирәк, оешманың стеналарында махсуслаштырылган онкология ярдәмен күрсәтү буенча бөтен технологик цикл тәкъдим ителгән: профилактик эш, диагностика, махсуслаштырылган дәвалау, диспансер күзәтүе бер урында тупланачак. Бу диагноз кую вакытын шактый киметергә, аның төгәллеген арттырырга һәм гражданнар тормышын саклап калу өчен махсус дәвалануны максималь тиз башларга мөмкинлек бирәчәк. Үзәктә поликлиник һәм хирургия ярдәме, нур терапиясе, химиотерапия һәм паллиатив ярдәм күрсәтеләчәк. Учреждениедә пациентларның электрон язылуы оештырылачак. Иске бинада онкология диспансерына кабул итүгә язылган пациентларны яңа үзәктә кабул итәчәкләр. Поликлиника елына 100 мең кешене кабул итәргә планлаштыра. Диспансер ике блоктан тора: радиология һәм амбулатор корпуслар. Онкология үзәге Татарстан Республикасының тугыз районына хезмәт күрсәтәчәк.

Нур терапиясе корпусында елына 60 мең сеанс үткәрергә мөмкин. УЗИ белгечләре һәм онкологлар биопсия нәтиҗәләре буенча пациент диагнозын бер көн эчендә ачыклаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк биоматериалны тикшерүгә 10-14 көн вакыт китә иде. Онколог кабул итүе, УЗИ-диагностика һәм манипуляция процедуралары бер кабинетта узачак.

Баш табиб сүзләренә караганда, Республика онкология үзәге дөньякүләм дәрәҗәдәге медицина техникасы белән җиһазландырылган, гомуми суммасы 1,7 млрд сум.
Чәршәмбе, 30 декабрь 2020, 17:07