Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чакырылган кунакларны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

 Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган. Әлеге акчалар белән биш юнәлеш буенча эш итәргә була.

Сертификат бирү, ана (гаилә) капиталы акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин www.pfr.gov.ru.

Чәршәмбе, 30 декабрь 2020, 16:33