Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узып баручы елның соңгы көнендә Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Лукия Дмитриевна Ильинаны 100 яшьлек юбилее белән котлады.

Лукия Дмитриевна - тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны. Сарман районының Наратасы авылында күпбалалы гаиләдә туа. 1940 елда ун класс тәмамлый. Укудан соң пионер лагерендә вожатый булып эшли. Шул ук елны аны 5-7 сыйныфларны укытырга җибәрәләр. Ул комсомоллар сафына баса.

1946 елда Лукия Дмитриевна фронтовик классташына кияүгә чыга, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1988 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Ветеранның уч оныгы, өч оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 31 декабрь 2020, 12:21