Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, Автозавод районында яшәүче Мәхмүт Хафиз улы Хәйретдинов 95 яше уңаеннан котлаулар кабул итте.

Мәхмүт Хафиз улы Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Кызыл Армия сафларына алынганчы колхозда эшли, ФЗОда механикка укый. 1943 елда армиягә алалар, Ерак Көнчыгыш фронты карамагына пехотага озаталар. Ул 7 ел дәвамында хезмәт итә. Өенә 1950 елда кайта. Кайтканнан соң нефть эшкәртү буенча геофизик булып эшкә урнаша.

1973 елда Камазга эшкә килә. Шул эшеннән лаеклы ялга чыга да. Бер ул тәрбияләп үстерә, ике оныгы, өч оныкчыгы бар. "Хезмәт ветераны" медале, "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләгән.

Якшәмбе, 3 гыйнвар 2021, 08:34