Яңа ел бәйрәмнәрендә чыгарыла торган чүп күләме берничә тапкырга артты. «ГРИНТА» төбәк операторы Чаллыда линиягә өстәмә махсус техника чыгарды. Чүп-чар җыю техникасы өчен киртәләр тудырмас өчен, чаллылылардан автотранспорт чараларын контейнер мәйданчыклары һәм чүп-чар контейнерлары янында калдырмауларын сорыйлар. Гражданнар мөрәҗәгатьләренә даими контроль һәм оператив җавап бирү өчен 1-10 гыйнварда кайнар линиянең дежур операторлары билгеләнде. Яр Чаллы шәһәре буенча дежур диспетчерлар номеры:
8 917 260 22 39 (5, 6, 9 гыйнварда)
8 987 265 48 21 (7 гыйнварда)8 917 242 11 74 (10 гыйнварда).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 4 гыйнвар 2021, 13:20