Мы в социальных сетях

Хөрмәтле православие динендәгеләр! Сезне якты Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Күп гасырлар дәвамында бу бөек бәйрәм кешеләрнең күңелләрен аеруча җылылык, бетмәс-төкәнмәс шатлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән тулыландыра. Аның белән шәфкатьлелек, хәйрия һәм гуманизмның бөек традицияләре яңадан торгызыла. Раштуа һәр кешенең йөрәгендә игелек, мәхәббәт һәм якыннарга карата мәрхәмәтлелек өчен урын булырга тиешлеген искә төшерә. Ул- гафу итәргә һәм изге гамәлләр кылырга өйрәтә.

Православие ислам һәм башка традицион конфессияләр белән беррәттән җәмгыять тормышында мөһим роль уйнаган Яр Чаллы шәһәрендә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур игътибар бирелә. Биредә барлык халыкларның рухи, әхлакый һәм милли традицияләренә кадер-хөрмәт белән карыйлар. Гүзәл православие бәйрәме көнендә сезнең йортларыгызда тынычлык, иминлек һәм муллык хөкем сөрсен. Гаделлек тантанасына, үз көчеңә һәм мөмкинлекләреңә ышаныч, иң кыю хыялларны һәм ниятләрне тормышка ашырып, тормыштан нык адымнар белән барырга ярдәм итсен. Ярты миллионлы шәһәребезнең күпмилләтле халкына барысы да көч куяр дип ышанам. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен кадерләп саклап, соңгы чор казанышларына таянып, без Чаллы һәм Татарстан Республикасының алга таба үсеше өчен хезмәт итәбез. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм иң яхшы теләкләр юллыйм!

Яр Чаллы шәһәре мэры Н. Г. Мәһдиев

Чәршәмбе, 6 гыйнвар 2021, 21:24