Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 456 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 272,7 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 25% ка түбәнрәк. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре тарафыннан сәүдә үзәкләрен, җәмәгать туклануы предприятиеләрен, белем бирү учреждениеләрен, шәхси медицина оешмаларын, сәүдә нокталарын, кинотеатрларны, кунакханәләр, отельләрне, балалар уен бүлмәләрен санитар таләпләрне үтәүгә тикшерү дәвам итә.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев билгеләп үткәнчә, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүләр саны тотрыклы булып кала бирә. Медицина күзәтүе астында 84 кеше тора, шуларның 31е элемтә аша авыру йоктырган. 7 456 кеше, күзәтү срогы тәмамлануга һәм авыруның билгеләре булмауга бәйле рәвештә, медицина исәбеннән төшерелде. Пандемия чорында COVID-19 диагнозы белән 845 Чаллы кешесе терелгән.

Дүшәмбе, 11 гыйнвар 2021, 08:58