Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Көчле кар яву сәбәпле, юл хезмәтләре тәүлек әйләнәсе эшләде. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте: "Көн саен шәһәр урамнарына 110 берәмлек юл техникасы һәм 180 эшче чыкты. Бу вакыт эчендә шәһәр территориясеннән автомобиль юллары предприятиесе тарафыннан 69,5 мең куб. метр кар чыгарылган. 5 147 рейс башкарылган", - дип билгеләп үтте ул һәм узган елның шул ук чорында 46 мең 300 куб. метр кар чыгарылган һәм 3 431 рейс башкарылган, дип өстәде.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында барлык тормыш белән тәэмин итү предприятиеләре көчәйтелгән режимда эшләде. Җаваплы затларның һәм авария хезмәткәрләренең дежур торуы оештырылды.

Дүшәмбе, 11 гыйнвар 2021, 09:35