Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда хезмәт базарының торышы турында мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел кадрлар үзәгенә төрле мәсьәләләр буенча 25847 граждан мөрәҗәгать иткән, 7700 кеше эшкә урнаштырылган. "2021 елның 11 гыйнварына 4517 кеше исәптә тора. Эшсезлек 1,6% тәшкил итә. Шәһәрнең 901 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән. Мәгълүматлар банкында 6177 вакансия бар", - дип хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елда социаль түләүләр күләме 664 млн 262 мең сум тәшкил иткән, шуның 461 млн 985 мең сумы – балалар өчен пособие.

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе ассызыклаганча, Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе узган елның август ае белән чагыштырганда өч тапкырга диярлек кимегән, моннан тыш, ул республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк, ул хәзерге вакытта 2,67% тәшкил итә. "Бу сезнең актив эшегезнең нәтиҗәсе", - дип мактады шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Ул ассызыклаганча, Чаллыда эш урыннары җитәрлек. ТОСЭР резидентлары, сәнәгать мәйданчыклары үсә.

Дүшәмбе, 11 гыйнвар 2021, 10:42