Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәния Гайнемөхәммәт кызы Арсланова Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Фәния Гайнемөхәммәт кызы Татарстанның Минзәлә районы Мөшеге авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1939 елда 1 нче сыйныфка укырга керә, тик дүрт сыйныфны гына тәмамлый ала, сугыш башлану нәтиҗәсендә алга таба укырга мөмкинлек булмый. Сугыш вакытында апасы янына Мөслим районының Яңа Сәет авылына күчеп кайтырга туры килә. Кышкы чорда чана белән орлык ташый. 1948 елда Первоуральск шәһәренә эшкә китә. Шул ук елны кияүгә чыга, бәхетле никахта өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1973 елда Яр Чаллыга күчеп киләләр. Бүген ветеранны өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы сөендерә. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 11 гыйнвар 2021, 13:33