Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Татьяна Васильевна Пакина үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Татьяна Васильевна Мамадыш районының Омар авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1939 елда 1 нче сыйныфка укырга керә, урта мәктәпнең 7 нче сыйныфын тәмамлый. Аннан укырга мөмкинлек булмый, сугыш башлана.Сугыштан соң кияүгә чыга, бәхетле никахта өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1972 елда Яр Чаллыга күчеп киләләр. Автомобиль җыю заводына эшкә урнаша, шуннан лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә ветеранны өч оныгы һәм биш оныкчыгы сөендерә. Татьяна Васильевна "Хезмәт ветераны", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Сишәмбе, 12 гыйнвар 2021, 11:15