Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 гыйнварда 14:00 сәгатьтә Тарихи-туган якны өйрәнү музееның кече күргәзмәләр залында (Гидротөзүчеләр ур., 16) «Татар шамаиленә хатын-кыз карашы» дигән күргәзмә ачыла. Күргәзмә Чаллы рәссамнары Чулпан Шәрифуллина, Зөлфия Мөхәммәтдинова һәм Ләйсән Вәлиуллинаның иҗади эшләрен тәкъдим итәчәк. Рәссамнарның эшләре кешеләрне туган якның тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән бәйли, төрле милләт, дин һәм төрле яшьтәге кешеләрнең игътибарын җәлеп итә, сәнгать ярдәмендә милләтара аралашуның ачык мисалы булып тора. Күргәзмәдә Лениногорск шәһәреннән ирле-хатынлы Рушания Гаязова һәм Атлас Галимовның да 18 эше тәкъдим ителгән. Декоратив-гамәли сәнгать дәресләре Рушания Гаязованы татар шамаиленә алып килә. Аның эшләре, физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, ихтыяр көче һәм иҗат итү теләге белән сугарылган.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмә үз эшен 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк.


Сишәмбе, 12 гыйнвар 2021, 11:44