Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыга беренче тапкыр Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде. Ул митрополит вазыйфасына 2020 елның декабрендә билгеләнгән иде. Кунакны мэр Наил Мәһдиев сәламләде. Очрашу шәһәр мэриясендә узды, анда шулай ук Кама аръягы округы буенча благочинный, протоиерей Андрей Дубровин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова катнашты.

Наил Мәһдиев кунакларга шәһәрнең тарихы, социаль-Икътисадый күрсәткечләре, чаллылыларның холкы турында сөйләде.

Митрополит шәһәр һәм республика турында тәэсирләре белән уртаклашты.

Наил Мәһдиев Казан һәм Татарстан митрополитын тагын бер кат Чаллыга килергә һәм КамАЗның төп конвейерында булырга, "КАМАЗ-мастер" командасы белән очрашырга, шулай ук шәһәрнең башка истәлекле урыннары белән танышырга чакырды.

Сишәмбе, 12 гыйнвар 2021, 16:37