Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган ел дәвамында Чаллыда яшәүче 150 меңнән артык кешегә барлык төр пенсияләр тулы күләмдә һәм законда билгеләнгән срокларда түләнгән. Россия Пенсия фондының территориаль органы 2020 елда пенсияләрне билгеләү турында 6 меңгә якын карар чыгарды. Пенсияләрне арттыру буенча чаралар дәвам итте. Гыйнвар аенда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 6,6%ка индексацияләнгән, бу 2019 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсеннән ике тапкыр артыграк. 1 апрельдән Россия Федерациясендә пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, 2019 ел өчен социаль пенсияләрне 6,1% ка индексацияләү үткәрелгән. Август аенда эшләүче 42 мең пенсионерның иминият пенсияләренә Россия Пенсия фонды бюджетына кергән иминият взнослары суммасы турындагы белешмәләр нигезендә төзәтмәләр кертелгән.

Индексацияләрне исәпкә алып, Яр Чаллыда пенсиянең уртача күләме 15.296 сум тәшкил иткән. Быел пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен, республикада пенсионерның яшәү минимумы саналган, ул 8423 сум тәшкил итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1 гыйнвардан картлык буенча иминият пенсияләрен билгеләү шартлары үзгәрде. Быел пенсиягә 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 61,5 яшьлек ир-атлар китәчәк. Иминият пенсияләре 6,3%ка индексацияләнгән. Шул ук вакытта пенсиягә өстәмә һәр пенсионерның шәхси өстәмәсе ул ала торган пенсия күләменә бәйле. Өстәмәнең уртача күләме якынча 1000 сум тәшкил итте. Дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль түләүләр апрель аенда алдан 2,6%ка индексацияләнә.

Сишәмбе, 12 гыйнвар 2021, 16:23