Якшәмбе, 8 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бу көнне Чаллыда яшәүче 25 гаилә сертификатка ия булды. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова чарага җыелучыларга котлау сүзләре һәм җылы теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Әйтергә кирәк, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә әлеге акчалардан файдаланган.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән файдалану вакыты чикләнмәгән.

Чәршәмбе, 13 гыйнвар 2021, 14:56