Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәрнең иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләр ачыкланды. Бүләкләрне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев тапшырды.

"Районның Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" номинациясендә «Кориб» генераль директоры Олег Коробченкога Энтузиастлар бульварындагы чыршыны бизәгән өчен 3 нче дәрәҗә диплом тапшырылды. «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең «Чаллы электр челтәрләре» филиалы директоры Эдуард Шаронов «Бумажников» микрорайонында чыршы бизәгән өчен 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. «Профит» компанияләр төркеме директоры Марсель Мингалимов «Сидоровский» паркын бизәгән өчен 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.

"Микрорайон территориясендә иң яхшы Яңа ел бизәлеше" номинациясендә 3 нче дәрәҗә дипломны «Уют» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мәрьям Мостафинага 18/34 торак йорт территориясенә яңа ел рухы керткән өчен тапшырдылар. Икенче урында – 25/07А торак йорт территориясендә яңа ел бизәлеше өчен "Светлый" территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе -  Любовь Паньшина.

1 урынны «Молодежный 9» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валерий Подавалов яулады.

Второе место у детской школы искусств № 13 (директор Лариса Кондакова),третье место занял детский сад №110 «Курочка ряба» (заведующая Ляйля Шамсимухаметова). «Бюджет оешмалары» категориясендә иң яхшы Яңа ел бизәлеше дип Гөлназ Миңнеханова җитәкчелегендәге 114 нче «Челнинская мозаика» балалар бакчасы территориясе танылды. Икенче урында – 13 нче балалар сәнгать мәктәбе (директоры Лариса Кондакова), өченче урында – 110 нчы «Курочка ряба» балалар бакчасы (мөдире Ләйлә Шәмсимөхәммәтова).

Коммерция оешмалары арасында Әхәт Галәветдинов җитәкчелегендәге «ЖилЭнергоСервис» җиңүче булды. 2 урын - «Опен Сити» отеленә бирелде, аның директоры Наилә Саттарова, 3 урын - "Тулпар" ХК президенты Наил Сөләйманов.

Сәнәгать предприятиеләре арасында яңа ел бизәлеше өчен беренче урынны «Челны-Бройлер» алды, бүләкне генераль директор урынбасары Дилшат Ситдыйковка тапшырдылар. Икенче урында - Чаллы ТЭЦының «Татэнерго», филиал директоры Әнвәр Хаҗиев. Айрат Зәйнуллин җитәкчелегендәге «Чаллы җылылык челтәрләре» АҖ филиалы 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Пәнҗешәмбе, 14 гыйнвар 2021, 08:00