Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Рәис Кыям улы Беляев һәм Евгений Никанорович Батенчук һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу традицияне күп еллар элек төп чаллылылар башлаган иде. Елга ике тапкыр — июль һәм гыйнвар айларында алар Чаллы якташлыгы вәкилләре белән очрашулар уздыралар, анда шәһәр һәм КАМАЗ төзүчеләрен хөрмәтлиләр.

Легендар чаллылыларны искә алырга Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров, Рәис Беляевның кече улы – Россиянең Атказанган спорт мастеры, Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Беляев, җәмәгатьчелек вәкилләре килде.

Чәршәмбе, 13 гыйнвар 2021, 17:17