Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы поликлиникаларында Covid-19 вакцинациясенә алдан язылу ачылды. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте: "Хәзерге вакытта вакцинация 6 һәм 7 нче поликлиникаларда башкарыла. Вакцина кергән саен, вакцинация өстәмә рәвештә 3 һәм 4 нче поликлиникалар да оештырылачак. Якын арада барлык территориаль поликлиникаларда бу эшне оештырырбыз дип уйлыйм. Хәзер бу прививкалар ясау үзәкләренә маршрутизация бар, анда прививка ясарга теләүчеләр җибәрелә. Шалтыратыгыз һәм территориаль поликлиникаларга язылыгыз, вакцина килгән саен, сезне чакырачаклар", - дип аңлатты ул.

Вакцинациягә 18 яшьтән башлап барлык теләүчеләр языла ала. Беренче чиратта куркыныч төркеменә керүче чаллылылар прививка ясатачак. Болар — кызыл зоналарда һәм поликлиникаларда эшләүче медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең укытучылар составы, транспорт хезмәткәрләре, волонтерлар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, куркыныч төркеме федераль хезмәт регламентлары белән билгеләнә.

Чаллылыларга «Спутник V» препараты белән прививка ясаячаклар. Әйтергә кирәк, коронавируска каршы вакцинация ике этапта уза. Беренче иньекциядән соң 21 көннән пациентка икенчесе ясала. Коронавирустан вакцинация ясау өчен каршы күрсәткечләр турында Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев сөйләде: "Бу авыр аллергия реакцияләре, онкология, беренчел иммунодефицит, йөклелек, бала имезү. Әгәр кеше ОРВИ яки грипп белән авыруын сизсә, ул авырып терелгәннән соң вакцинацияләнәчәк. Балаларга әлегә вакцинацияне үткәрмиләр" , – дип ачыклады спикер.

Пәнҗешәмбе, 14 гыйнвар 2021, 12:21