Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар турында бүген традицион матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. Матбугат конференциясеннән туры эфир Instagram социаль челтәрендә «Минем Чаллыларым» аккаунтында трансляцияләнде. «Безнең шәһәрдәшләрдән иң төп сорау - ни өчен декабрьдә җылылык өчен түләү ноябрь аена караганда югарырак. Бу әйләнә-тирә һава температурасы белән генә бәйле. Күп тә түгел, аз да түгел. Арттыруга этәргеч бирүче башка сәбәпләр юк монда. Шуңа күрә бу исәпләүләр температура белән бәйле рәвештә башкарылды, - дип сөйләде ул. - Безнең шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре хәзер шәһәр прокуратурасында һәм идарәче компанияләрнең, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның барлык гамәлләренә тикшерү уздырыла. Бу уңайдан шәһәр прокуратурасы тарафыннан хокукый бәя биреләчәк».

Аның сүзләренә караганда, җылылык энергиясенә тариф Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә. 2019 елның 1 июленнән тариф 1 619 сум 98 тиен тәшкил иткән. 2020 елның 1 июленнән ул тариф комитеты тарафыннан 1 684 сум 78 тиен күләмендә билгеләнгән.

"Ноябрьнең уртача тәүлеклек температурасы белән чагыштырсак, ул -2,2 °C, ә декабрьдә -10,78 °C. Бу ситуациядә температура җылылык энергиясен куллану исәп-хисапларына һәм күләменә тәэсир итә. Температура түбәнрәк булган саен, җылылык энергиясе күбрәк кулланыла. Шуңа бәйле рәвештә түләү бәясе дә арта. Болар барысы да үзара бәйләнгән", - дип аңлатты ул.

Пәнҗешәмбе, 14 гыйнвар 2021, 13:18