Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Нюра Дәүләтхан кызы Нуруллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов тапшырды.

Нюра Дәүләтхан кызы Башкортстан АССРның Илеш районы Илеш авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын, аннары Бирск педагогия институтын һәм Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Сугыш елларында колхоз кырларында эшли. 1952 елда Бөек Ватан сугышы ветеранына кияүгә чыга һәм ире белән Минзәлә районының Дәвек авылына күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Нюра Дәүләтхан кызы авыл мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшләгән. 1978 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән биш бала тәрбияләп үстерә, 13 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар.

Нюра Дәүләтхан кызы - "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы", "Хезмәт ветераны" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 14 гыйнвар 2021, 15:19