Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Шәһәр Советының быел беренче утырышы узды. Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия депутатлары ТАССРның 100 еллыгы, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында уздырылырга тиешле чаралар турында фикер алыштылар. Әлеге темага доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин чыгыш ясады.

Ул билгеләп узганча, Чаллыда ТАССР оешуга 100 ел тулуга старт 28 гыйнварда 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда бирелгән иде. 

Шәһәрдә әлеге истәлекле дата уңаеннан бик күп чаралар үткәрелде. Шулай итеп, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда ТАССР оешуның 100 еллыгы флагы эстафетасына багышланган тантаналы чара узды. Автокала аны Мамадыштан кабул итеп алды һәм Кама Тамагына тапшырды.

«Азатлык» мәйданында Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов катнашында республиканың юбилеена һәм Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгына багышланган концерт программасы булды. Җиңү паркында "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945" күргәзмәләре, мастер-класслар оештырылды.

Чаллы картиналар галереясендә «ТАССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр» дигән күчмә күргәзмә оештырылды, ТАССРның 100 еллыгына багышланган «СО-ТВОРЕНИЕ» сәнгать-күргәзмә проекты кысаларында үткәрелә торган «ӨМӘ» Бөтенроссия пленэр-симпозиумы күргәзмәсен тәкъдир итү булды. Проектны тормышка ашыру Россия Федерациясенең 48 танылган рәссамына Татарстанның истәлекле урыннары Казан, Свияжск утрау-шәһәре, Болгар шәһәрләрен 82 рәсем сәнгате һәм графика әсәрендә чагылдырырга мөмкинлек бирде.

30 августта Сидоровка бистәсендә, Тукай яр буенда, «Азатлык» мәйданында, Җиңү паркында, Ипподром территориясендә һәм «Энтузиастлар» бульварында шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерт программалары үткәрелде. Бәйрәм кунаклары игътибарына КАМАЗ тарихы буенча «Машина төзүчеләр шәһәре» күчмә күргәзмәсе, «Безнең Татарстан» интерактив күргәзмәсе, милли атрибутлар белән фотозоннар, мастер-класслар, викториналар һәм башкалар тәкъдим ителде.

«Азатлык» мәйданында Татарстан Республикасы фин-угыр халыкларының «Без бер агач тармагы» дигән региональ халык иҗаты фестивале узды. Фестивальдә Удмуртия Республикасыннан «Айкай» дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, Мари Эл Республикасыннан дәүләт филармониясе бию ансамбле, Мордовия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Татарстан Республикасы этно башкаручылары катнашты.

«Энергетик» мәдәният сараенда Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара конкурсның зона сайлап алу туры узды. Конкурста Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай районнары солистлары һәм иҗат коллективлары катнашты. «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Татар кызы 2020» Республика конкурсының зона туры узды. «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре форумы үтте. Чарада 10-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, Яр Чаллы шәһәренең актив яшьләре катнашты. «КАМАЗ» мәдәният сараенда гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнашында «ТАССРның 100 еллыгы» дигән шәһәр интеллектуаль квизы һәм шәһәр буенча башка чаралар үткәрелде.

Мәгариф учреждениеләренең эш планы нигезендә, илнең тарихи үткәнен саклау, яшь буында патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан Кама автомобиль заводына нигез салынуның 50 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсы, Татарстан тарихы буенча танып-белү сәгатьләре, «Татарстан мәгариф көне» театральләштерелгән тамаша һ.б. оештырылды.

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 2020 елда ЗАГС идарәсендә теркәлгән 6000 нче сабыйны тантаналы рәвештә өенә озату чарасы булды.

Ел дәвамында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү оештырылды. Юбилярларга Россия Федерациясе президенты һәм Чаллы шәһәре мэры исеменнән «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән 272 шәһәрдәшебез «ТАССР оешуның 100 еллыгы» истәлек билгеләре белән бүләкләнде. Санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә күп кенә чаралар онлайн режимда үткәрелде. Яңа онлайн-проектлар тормышка ашырылды: «Кама хроникасы» марафоны, «Минем, Татарстаным, чәчәк ат!» виртуаль балалар иҗаты конкурсы, «Чаллы Тукайны укый» әдәби флешмобы, «Минем Туган Татарстаным» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәре күргәзмәсе, «ТАССР хроникалары» интеллектуаль марафоны һәм башкалар.

 2020 ел «Энергетик» мәдәният сарае, Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе, балалар театр сәнгате мәктәбе, «Нур» яшьләр үзәге капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә ачылды.

Шәһәрнең мәдәни тормышында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры өй туе әһәмиятле һәм көтеп алынган вакыйга булды. Учреждение шәһәрнең төп театр мәйданчыкларының берсе, сәнгатьнең төрле юнәлешләре һәм яшьләр өчен күп функцияле коммуникатив мәйданчык, артистлар өчен генә түгел, ә бөтен татар халкы өчен мәдәни үзәк булачак.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Демография» федераль масштаблы проектының бер өлеше булып торучы «Юбилейный» заманча йөзү бассейны ачылды. Үзенең исемен ул өч истәлекле дата – Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгы хөрмәтенә ала. Тантаналы рәвештә «Гренада» паркындагы «Җиңү» футбол манежы һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы ябык шугалак ачылды. Быел сафка бастырыла торган һәм ныклап төзекләндерелгән объектлар юбилей объектлары булып тора. Әлеге объектларны ачу тантанасы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

ТАССР оешуның 100 еллыгы, Туган тел һәм Халык бердәмлеге елын ачу тантанасын 2021 елның гыйнвар ахырында «Энергетик» мәдәният сараенда үткәрү планлаштырыла. 2021 ел дәвамында барлык яшь төркемнәре өчен төрле чаралар оештырылачак һәм үткәреләчәк.

"Безнең бурыч – туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне үстерүгә, Татарстан Республикасында һәм Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгытуга ярдәм итүче шәһәр чараларын лаеклы уздыру", - дип ассызыклады Рөстәм Хуҗин.

Пәнҗешәмбе, 14 гыйнвар 2021, 15:40