Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә коронавирус инфекциясе белән авыручыларга дарулар китерүдә катнашты.
"Исегезгә төшерәбез, коронавирус белән авыручыларны амбулатор дарулар белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан төбәкләргә өстәмә 5 млрд сум бүлеп бирелгән. Чаллы иреклеләре бу эшкә узган елның ноябрь уртасында керешкән һәм шул вакыттан бирле 3,5 меңнән артык заказны хуҗасына илткән. Мин бу эштә балалар белән бергә катнашуыма һәм шәхсән РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән даруларны пациентларның өйләренә оператив рәвештә китерелүенә инанучыларның берсе", – дип билгеләп үтте парламентарий.

Китерүнең алгоритмы түбәндәгечә: авыруга дәвалауны билгеләгәндә һәм рецепт язганда, ул поликлиникага беркетелгән даруханәнең мәгълүмат системасында чагылыш таба, аннан даруларны поликлиника хезмәткәрләре ала. Волонтерлар әзер комплектлар артыннан поликлиникага киләләр һәм аларны COVID-19 инфекциясе ачыкланган авыручылар адреслары буенча китерәләр.

Җомга, 15 гыйнвар 2021, 08:55