Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе  башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Спиридоновна Негода 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Рөстәм Гайнуллов та кушылды.

Мария Спиридоновна Башкортостан Республикасының Казансу авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул колхозда эшли. Сугыштан соң Магнитогорскка күчеп килә, анда саклык кассасында бухгалтер булып эшли.1971 елда Харцызск шәһәренә (Украина) күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы саклык кассасында баш бухгалтер урынбасары булып эшли. 1987 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

Мария Спиридоновна ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Фроловна Ковач 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова һәм ТИҮ рәисе Ольга Айдимирова тапшырдылар.

Анна Фроловна Курган өлкәсенең Уксан районы Лобалово авылында туа. Урта мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Чиләбе трактор заводында эшли. 1951 елда Бөек Ватан сугышы ветеранына кияүгә чыга. 1972 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Анна Фроловна «Камгэсэнергострой» предприятиесенең 210 нчы номерлы ЖБИ завод комитеты рәисе булып эшли.

Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Анна Фроловна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнде.

Җомга, 15 гыйнвар 2021, 13:45