Бүген «ПАД» МУП хезмәткәрләре ЮХИДИ белән берлектә юлларны кардан
чистартуга чыктылар. «ПАД» МУП директоры урынбасары Илшат Гыйльмиев
сөйләвенчә, шәһәр урамнарына 92 берәмлек техника чыккан. Моннан тыш, 20
берәмлек ялланган техника - фронталь төягечләр һәм үзбушаткычлар эшли:
"Көн саен төнлә 60 берәмлек техника эшли, көндез - 110 берәмлек чамасы чыга. Өстәвенә, юл эшчеләре дә" , – дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренә караганда, юл полотносын чистартуда төп проблемаларның берсе - төп проспектларда һәм урамнарда калдырылган автомобильләр.
Бүген юлларны чистарту вакытында эвакуатор эшләде.
Юлларны кардан арындыру Р. Беляев проспектында башкарыла: Тынычлык проспектыннан Сөембикә проспектына кадәр, Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр, шулай ук 16 комплекска керү юлы. Халыклар дуслыгы проспектында: Мәскәү проспектыннан Әхмәтшин урамына кадәр, Ш.Усманов урамыннан алып Раскольников урамына кадәр. Фоменко проспектында: Гостевадан Авангардка кадәр, ә аннары М7 юлына кадәр. Батенчук урамы: М. Җәлил проспектыннан алып Тукай яр буена кадәр.
Сөембикә проспектында – җирле юл 23, 24, 25 комплекслар. Эшләр 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 17 гыйнвар 2021, 11:12