Автомобиль юллары предприятиесе һәм идарәче компанияләр эшне көчәйтелгән режимда дәвам итәләр. Бу хакта бүген традицион дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Шәһәр юлларын чистартуда тәүлек буе махсус транспорт эшли: төнгә 60 берәмлектән артык техника чыга, көндез – 110 берәмлектән артык транспорт һәм 100дән артык эшче. Кышкы сезон башыннан бирле шәһәр юлларыннан 203 мең куб м кар чыгарылган, 15 меңнән артык рейс башкарылган.
«Ишегалды территорияләрен җыештыруга идарәче компанияләр көн саен 80нән 100 берәмлеккә кадәр техника һәм 1250 ишегалды җыештыручыны җәлеп итә. Йорт яны территорияләреннән, квартал эчендәге юллардан кар чистарту мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Шәһәрлеләр кар чыгаруның тиешле дәрәҗәдә башкарылуына лаек, шуңа күрә җыештыра алмый торган яки вакытында җыештырырга теләмәгән компанияләргә административ йогынты чараларын кулланырга туры килә. Кызганычка каршы, кисәтүләргә тиз арада җавап бирмәүче компанияләр бар. Мондый компанияләр арасына «Яшьлек-ФОН», «Альянс
Жилсервис», «Ремжилстрой», «Бумажник», «Электротехников» кергән. Директорлар белән аңлату эшләре алып барылды, без хезмәт күрсәтелә торган йортларның тиешле норматив срокларда җыештырылуын таләп итәбез», – дип сөйләде спикер.
"Июнь аенда без аларга кар чистарту сыйфаты буенча дәгъва белдермибез. Без бит тик торганнан берәүгә дә бәйләнмибез, - дип шәрехләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Идарә итәргә алыналар икзн, идарә итсеннәр. Бездә шәхси компанияләргә карата бернинди дәгъвалар да юк, әмма кемдер реаль хәлне аңлый һәм чаралар күрә. Үгетләүдән узган. Нинди административ йогынты чаралары бар - Дәүләт торак инспекциясе белән бергә кулланыгыз. Шунда ук штраф салу да бар. Әгәр алар кар яуган вакытта подъезд ишегеннән алып җыештырырга кирәклеген аңламый икән, әйдәгез, бу торак йортлар белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү өчен Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итик. Идарә итә алмыйлар икән, башка өлкәгә барсыннар".
Бу якшәмбедә «ПАД» МУП хезмәткәрләре ЮХИДИ белән берлектә юлларны кардан чистартуга чыктылар. Автомобиль юллары предприятиесе директоры урынбасары Илшат Гыйльмиев сөйләвенчә, юл полотносын чистартуда төп проблемаларның берсе - төп проспектларда һәм урамнарда калдырылган автомобильләр.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 18 гыйнвар 2021, 10:05