Сишәмбе, 24 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 2020 елда 310 мең кв м торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков хәбәр итте. Яр Чаллыда 2020 елда 310 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. 32 күп фатирлы торак йорт төзелде; индивидуаль торак төзелеше буенча 49,5 мең кв. метр файдалануга тапшырылды.

Квадрат метрларның күбесе «Профит», «Домкор», «Комфортное жилье», «Евростиль» компанияләр төркеме, «Камгэсэнергострой» төзелеш компанияләре тарафыннан төзелгән.


Ел нәтиҗәләре буенча шәһәрдә торак фонды 2 процентка арткан. 2020 елда статистика мәгълүматлары буенча, бер кешегә торак белән тәэмин ителеш 24 кв. метр (2019 елда 23,5 кв. метр) тәшкил иткән. Социаль ипотека буенча торак төзелеше программасы өстенлекле бурычларның берсе булып тора. 2020 ел башына социаль ипотека буенча чират 1894 гаилә тәшкил иткән.

2020 елда «социаль ипотека» программасы буенча 63 микрорайонда ике күпфатирлы торак йорт төзелде: 63/23 һәм 63/21. Аларны якын арада күчерү планлаштырыла. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең 594 гаиләсе, яшь гаиләләр, шулай ук төзелешкә инвестицияләүче предприятиеләр хезмәткәрләре үзләренең торак шартларын яхшырттылар. 63 микрорайонда 625 фатирлы ике йорт төзелеше дәвам итә, 63/16, 63/20 йортлары төзелеше башланган. Әлеге йортлар 2021 елда файдалануга тапшырылачак.

Дүшәмбе, 18 гыйнвар 2021, 10:24