Пенсия фонды идарәсе чаллылыларга хәбәр иткәнчә, яңа елдан ана капиталы программасы буенча балалары булган гаиләләргә ярдәм күләме арткан, акча белән эш итү тиз һәм уңайлыракка әйләнгән. Гыйнвар аеннан ана капиталы 3,7%ка индексацияләнгән. Арту ана капиалы сертификаты ияләренең барысына да һәм балалар саны, шулай ук аларның барлыкка килү вакытына карап бирелгән барлык суммаларга да кагылды.
Беренче балага ана капиталы 17,3 мең сумга артты һәм яңа елдан ул 483 882 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елга кадәр туган, ә ата-аналар сертификатны рәсмиләштермәгән яки кулланмаган очракта, ике баласы булган гаиләләргә дә шундый ук сумма каралган. Ике бала да 2020 елдан барлыкка килгән очракта, бирелә торган артык ана капиталы күләме индексациядән соң 22,8 мең сумга арткан һәм хәзер 639 432 сум тәшкил итә. Башта беренче балага капиталы алган, ә аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта. Яңа елдан ана капиталына шундый өстәмә сумма индексация хисабына 155 550 сумга кадәр арткан.
Ана капиталын тулысынча тотмаган гаиләләрнең акчалары да гыйнвар аенда
индексацияләнде.
Моннан тыш, үзгәрешләр срокларга да кагылды. Бу елдан башлап ана
капиталын рәсмиләштерү һәм әлеге акчалардан файдалану тизрәк бара.Срокларны кыскарту ана капиталы программасын үстерүдә тагын бер адым
булды. Моннан алдарак гаиләләр финанс ярдәмен тизрәк алып кына калмыйча,
капиталны рәсмиләштерүгә күп көч түкмәсен өчен, Пенсия фонды ана
капиталы сертификатларын актив рәвештә бирә башлады.
Бала туганнан соң, сертификат автомат рәвештә, гаилә, өстәмә адымнарны
узып, үзе сайлаган максатларга акча җибәрә алсын өчен, гаризасыз
рәсмиләштерелә. Моның өчен кирәк булганның барысын да фонд мөстәкыйль
эшли.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 18 гыйнвар 2021, 10:58