Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән, Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны  Саҗидә Халик кызы Фәрдиева 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Саҗидә Халик кызы Татарстанның Актаныш районы Иске Әлем авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1934 елда 1 нче сыйныфка укырга керә, тик 4 сыйныфны гына тәмамлый ала, алга таба уку мөмкинлеге булмый сугыш башлана. Сугыш вакытында урман кисүдә эшли. Аннары Ижау шәһәренә торфяникка җибәрелә. 14 яшьлек кыз өчен бу авыр хезмәт була.

Сугыштан соң Актаныш районының Киров исемендәге совхозына күчеп килә, шунда үз парын очрата һәм 1953 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Басуларда, бакчаларда, урып-җыюда, бәрәңге җыюда, чөгендер, бөртекле һәм бәрәңге чәчүдә эшли. 1988 елда – Түбән Камага, 2007 елда – Яр Чаллыга күчеп килә.

Бүгенге көндә ветеранны дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы сөендерә. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

#ПобеднаяЭстафета75, #увойнынеженскоелицо

Сишәмбе, 19 гыйнвар 2021, 13:48