Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ИТ-паркта резидент статусын алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлады. Иң яхшы ИТ-карарларның авторлары икенче (ачык) этапка узачак, ул халык алдында тәкъдир итүне күздә тота. 2021 елның 13-14 февралендә чакырылган экспертлар яңа резидентлар сайлаячак. Гаризалар 7 февральгә кадәр https://itparkrt.ru/ сайтында кабул ителә. Сайлап алуда катнашу бушлай уза.

Хәзер Бизнес-инкубатор хезмәткәрләре инвесторлар эзләп, потенциаль эшлекле партнерлар белән элемтәдә арадашчылар сыйфатында чыгыш ясаячак, шулай ук кредитлар һәм бәйсез гарантияләр алуда ярдәм күрсәтәчәк. Элеккечә үк резидентларга җиһазландырылган эш урыннары, интернетка лимитсыз керү, виртуаль сервер биреләчәк. Проект вәкилләре шулай ук юридик яктан ярдәм итүгә, проектны үстерү (проект менеджмент), салым салу, бухгалтер исәбен алып бару мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләренә дә исәп тота алалар. Бизнес-инкубатор резидентлары өчен серияле ИТ-эшмәкәрләрне чакырып белем бирү программалары үткәрелә, алар лайфхак стартаплары белән уртаклашалар һәм проект үсешен тизләтү буенча киңәшләр бирәләр.

Моннан тыш, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда эшләүче һәм ИТ-парк резидентлары булган ИТ-компанияләр өчен "Керем" маддәсе буенча ставкасы 6%тан 1%ка кадәр киметелде.

Сайлап алуны уңышлы узачак проектлар авторлары ташламалар алуга дәгъва итә алачак. Рәсми документ белән монда танышырга мөмкин: https://pravo.tatarstan.ru/gossov/zakon.htm/?npa_id=681941.

Тагын бер өстенлек Бизнес-инкубатор резидентлары ИТ-йортта торак арендалауга өстенлекле хокукка ия. Бер бүлмәле фатирны 7000 сумга, ике бүлмәле фатирны 10000 сумга арендаларга була.

Сишәмбе, 26 гыйнвар 2021, 09:02