Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, «Орион» яшьләр үзәге «Кызыл ромашка» конкурсы игълан итә.

Катнашу өчен Муса Җәлилнең татар телендә әсәреннән өзек укырга һәм #Джалиль кызыл ромашка конкурсның мәҗбүри хэштегы белән үз Instagram профилеңә урнаштырырга кирәк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, конкурс барышында аккаунт ачык булырга тиеш. Конкурсның финалы 15 февральдә - шагыйрьнең туган көнендә булачак. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Конкурста катнашучылар дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Пәнҗешәмбе, 21 гыйнвар 2021, 17:28