Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәһимә Хәмидулла кызы Гыйльметдинова котлаулар кабул итте.

Фәһимә Хәмидулла кызы Татарстанның Актаныш районы Кулун авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1938 елда 1 нче сыйныфка укырга керә, тик 4 нче сыйныфны гына тәмамлый ала, сугыш башлану нәтиҗәсендә алга таба уку мөмкинлеге булый. Бик яшь булуга карамастан авыл хуҗалыгы, кыр эшләрендә катнаша. Сугыштан соң кияүгә чыга. Бәхетле никахта дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаиләсе белән Пермь краеның Губаха шәһәренә күченә. Фәһимә Хәмидулла кызы анда тегү фабрикасына эшкә урнаша, лаеклы ялга да шул оешмадан чыга.

Яр Чаллыга 1995 елда килеп төпләнә. Хәзер ветеранның тугыз оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

#ПобеднаяЭстафета75, #увойнынеженскоелицо

Чәршәмбе, 20 гыйнвар 2021, 11:16