Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сарапулда СССРның спорт мастерлыгына кандидат Владимир Дробыш истәлегенә багышланган ветеран ир-ат командалары арасында волейбол буенча юбилей турниры булды. Ярышларда автокаланың «Союз-Динамо» ветераннар командасы катнашты. Анда шулай ук Сарапул, Глазов, Воткинск, Ижевск, Яр Чаллы, Омутнинск һәм Уфа шәһәрләре командалары көч сынашты. Чаллы командасы финалга чыкты, анда Ижау командасына 1:2 исәбе белән оттырды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Ижау шәһәре командасы яулады, 2 урында – Яр Чаллы шәһәренең «Союз-Динамо» командасы, 3 урында – Уфа командасы.

Пәнҗешәмбе, 21 гыйнвар 2021, 09:38