Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чакырылган кунакларны Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мульканова котлады һәм 20 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырды.

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм әлеге белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
Президент Юлламасы нигезендә ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел беренче балага ул 17 мең сумнан артып киткән һәм 483 882 сум тәшкил итә. Икенче балага ул 23 меңгә арткан һәм 639 432 сум. Шулай ук ана капиталы хезмәтләрен күрсәтү турындагы гаризаларны карау вакыты да кыскартылды.

Пәнҗешәмбе, 21 гыйнвар 2021, 10:17