Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты. Ул дүрт яшьлек Чаллы малае Даниил Лозаның Яңа ел хыялын тормышка ашырды. Комсомол районы администрациясенең Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы Алсу Хамматова белән берлектә депутат малайның өенә барды.

Николай Атласов аңа электрон музыкаль җайланма бүләк итте, Даниил үзенең хыялы турында Кыш Бабайга хат язган булган.

 "Бала күзләре шатлыктан балкуын күрү бик күңелле, хыяллары чынга ашкан Яңа ел могҗизасы хисенең аның өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйсың. Кыш бабайның йөкләмәсен үти алуыма бик шатмын. Алга таба да аның хыяллары тормышка ашсын!" - диде Николай Атласов.

"Теләкләр чыршысы" акциясе ел саен үткәрелә һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан хуплана. Ул күп балалы гаиләләрдәге балаларның, ятим балаларның, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм җитди авырулардан җәфа чигүче кешеләрнең иң яшерен хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Пәнҗешәмбе, 21 гыйнвар 2021, 11:37