Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Чаллыда чүп-чар ташуны һәм чыгаруны Татарстанның көнчыгыш зонасында калдыклар белән эш итү буенча «ГРИНТА»төбәк операторы башкара. Элек бу эш белән «Горкоммунхоз» компаниясе шөгыльләнгән иде. Шуңа бәйле рәвештә чаллылылар коммуналь хезмәтләр күрсәтү бәясе турында борчылалар.

Матбугат конференциясендә чүп чыгарган өчен тариф ничек исәпләнүен Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев аңлатты: «Бу елның гыйнварыннан бернинди кыйммәтләнү, арту юк. Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт Комитеты 2020 елның 18 декабрендә каты коммуналь калдыкларның бер куб метрын чыгарган өчен 456 сум 62 тиен күләмендә тариф раслады. Тариф түбәндәге формула буенча исәпләнә: 456 сум 62 тиен елына бер кешедән нормативка тапкырлана, бу индивидуаль йортларда яшәүчеләргә яки күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен. Ягъни 2,36 куб метрга яки 2,56 куб метрга һәм 12 айга бүленә. Шулай итеп, сумма килеп чыга. Күп фатирлы йортлар өчен ул аена 89 сум 80 тиен тәшкил итә».

Моннан тыш, Илья Зуев Төбәк операторының чүп ташу машиналары күп санда чүп-чар чыгарырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте: «Машиналарында чүпне кысып тутыра торган пресс урнаштырылган, ул «Горкоммунхоз» кулланган берничә иске үрнәктәге машинаны алмаштыра».

Спикер «Горкоммунхоз» предприятиесе язмышы турында да сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, предприятие ликвидацияләнми. Хәзерге вакытта «Горкоммунхоз» шәһәр халкын күмү буенча эш алып бара, хуҗасыз хайваннарны тоту һәм аларны алга таба кайгырту, дератизация, дезинфекция белән шөгыльләнә.

«Бездә эштән куылучылар юк. Предприятиегә урнашкан һәм коммуналь калдыкларны ташу һәм җыю белән шөгыльләнгән кешеләргә, төбәк операторы зур хезмәт хакы белән альтернатив эш тәкъдим иткән. Кешеләрнең регоператорга эшкә урнашу яки предприятиедә калып, үз эш профильләрен һәм эшчәнлек төрләрен алыштыруны сайлау мөмкинлеге бар», – диде спикер.

Пәнҗешәмбе, 21 гыйнвар 2021, 11:52