Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы урынбасары Юлия Миннегәрәева яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан социаль ипотека программасы буенча яшь гаиләләрне исәпкә алу шартлары язылган карар чыгарылган.

Документ нигезендә, ире яки хатынының яше 35тән артмаган, шул исәптән иждивениедә баласы булган, яки бер ата-анадан торган, яше 35тән артмаган, бала тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләр эш урынына бәйсез рәвештә торак шартларын яхшыртуга дәгъва кыла ала.

Исәпкә куюның төп шартлары: гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган җыелма кереме яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш, ягъни 10374 сумнан да ким булмаска; гаиләнең бер әгъзасына 18 кв метрдан да артмаска; яшь гаилә федераль һәм республика программалары буенча элек сатып алынган торак урыннары буенча йөкләмәләргә ия булмаска тиеш.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда социаль ипотека буенча торак 63 микрорайонда төзелә. 2020 елның декабрендә 180 фатирга исәпләнгән 63/23 йорт файдалануга тапшырылды, 23 гыйнварда 414 фатирлы  63/21 йорты тапшырылачак. 625 фатирга исәпләнгән 63/16 һәм 63/20 йортлар төзелеше башланган, аларны быел файдалануга тапшыру планлаштырылган.

Исәпкә алу өчен документлар шәһәр мэриясендә 23 нче кабинетта торак төзелеше бүлегендә кабул ителә. Гаризалар ай дәвамында карала. Гаиләләр торакларны конкурс тәртибендә сатып алачак. Конкурска торак бәясенең кимендә 10% күләмендә беренчел взнос түләүчеләр кертелә.

Бүгенге көндә 50 гаилә исәпкә алынган, шуларның 26сы узган ел ахырында һәм агымдагы ел башында торак алган инде. 12 гаилә конкурска кертелмәгән, чөнки программа шартларына туры килмәгән: керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган яки гаиләнең бер әгъзасына 18 кв метрдан артык тәэмин ителгән.

Пәнҗешәмбе, 21 гыйнвар 2021, 11:59