Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 560 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 292,1 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 24%ка кимрәк.

Әлеге мәгълүматларны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы Лемуза Нәфигуллина җиткерде. Чаллыда белем бирү учреждениеләрен, җәмәгать туклануы предприятиеләрен, медицина һәм транспорт оешмаларын, сәүдә объектларын, балалар уен бүлмәләрен, югары уку йортларын тикшерү дәвам итә, шул исәптән чит илләрдән килгән гражданнар буенча да эш алып барыла. Чит ил сәфәреннән кайтучы чаллылылар коронавируска тест тапшырырга һәм бердәм дәүләт мәгълүмат системасында (ЕСИА) анализ нәтиҗәләрен өч көн эчендә күрсәтергә тиеш.

Чаллы  Роспотребнадзоры тарафыннан эпидемиягә каршы чараларны үтәмәгән өчен чит илләрдән килгән гражданнарга 53 административ беркетмә төзелгән.

Пәнҗешәмбе, 21 гыйнвар 2021, 13:50