Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы «Минем юлым» гражданнар платформасы кысаларында яңа шәһәр мобильлеген проектлауга конкурс нигезендә сайлап алу финалисты булды. Җиңүчеләр исемлегендә тагын 10 шәһәр – Бөек Новгород, Түбән Новгород, Нефтекамск, Лабытнанги, Шатура, Сочи, Волжский, Новомосковск, Петропавловск-Камчатск һәм Әстерхан. Алар «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм РОСДОРНИИ ФАУ тарафыннан яңа шәһәр мобильлеге буенча прогрессив карарлар һәм практикалар куллану мөмкинлеген алдылар. Шул исәптән бу шәһәрләрдә гражданнарны урам юл челтәрен реконструкцияләүгә һәм төзүгә карата шәһәр мохитен үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү стандарты кертеләчәк.

Тавыш бирүдә Россиянең 32 төбәгеннән барлыгы 79 торак пункт катнашты, алар өчен 94 меңнән артык актив шәһәрле үз тавышларын бирде. Программа кире элемтәнең нәтиҗәле механизмын җайга салырга, тармак эшенең стратегик юнәлешләрен гражданнар мәнфәгатьләре белән чагыштырырга, илкүләм проектларда турыдан-туры катнашсын өчен барысын да эшләргә мөмкинлек бирә.

Пәнҗешәмбе, 21 гыйнвар 2021, 13:58