Бүген Рөстәм Миңнеханов «Дакар-2021» ралли - марафонында җиңүчеләр – «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашты. Чаллы спортчылары белән очрашу Казан Кремленең тантаналар залында узды. Тантаналы чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та катнашты.
«Без барыбыз да илебез автоспорты флагманы өчен җан аттык һәм сезнең
уңышларыгызны күзәттек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сез безне Дакарда
җиңүләргә өйрәттегез һәм без сезнең триумфыгызда шикләнмәдек».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу Чаллы командасының ралли-марафонда инде унсигезенче җиңүе. Чаллы «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2021»дә җиңде һәм йөк машиналары зачетында бөтен мактау пьедесталын яулады.
«КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин Рөстәм Миңнехановка шәхсән игътибары һәм команда мәсьәләләрен хәл итүдә катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук барлык җанатарларга һәм республика халкына рәхмәт сүзләре җиткерде: «Әгәр туганнары һәм якыннары кайгырмый икән, спортчылар өчен югары нәтиҗә булмый. Бу – безнең уртак җиңү, без бергә көчле».
Фото: ТР Президенты Матбугат хезмәте
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 гыйнвар 2021, 19:37