Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Республика клиник онкология диспансерының филиалы ачылды. Тантаналы чара РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, ТР президенты Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашында узды. Чарада катнашучыларны сәламләп, Олег Гриднев медицина үзәге сәламәтлек саклауны үстерү программасы кысаларында һәм "онкологик авырулар белән көрәш" проекты кысаларында оештырылуын әйтте. "Клиниканы булдыру идеологиясенә онкологик ярдәмнең амбулатор өлеше һәм стационар арасында чылбыр һәм үзара бәйләнеш салынган. Шуңа күрә бу диспансерда амбулатор һәм стационар характердагы диагностик бүлекләр булуы очраклы түгел. Бөтен заманча таләпләр җыелмасы әлеге диспансерның нигезенә салынган", - диде ул, табибларга эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Яр Чаллыда медицинаның иң югары таләпләренә җавап бирә торган заманча объект төзелгән. "Монда югары профессиональ коллектив сайлануы бик мөһим. Форсаттан файдаланып, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, бигрәк тә пандемия белән бәйле кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Хезмәтегез, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт", - диде республика башлыгы, барысын да диспансер ачылу белән котлап. "Кама аръягында яшәүче миллионнан артык кеше исеменнән онкоүзәк өчен илебез президенты Владимир Владимирович Путинга, республика президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогинага, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгына зур рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Башкарылган эшләр безнең ил, республикабыз һәм безнең матур Яр Чаллы шәһәре файдасына хезмәт итәчәк", - диде Наил Мәһдиев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы филиалы Татарстан Республикасы Төньяк-көнчыгыш төбәгенең 10 муниципаль районы халкына онкологик ярдәм күрсәтәчәк, аларның саны 1,2 млн кешедән артыр дип көтелә. Объектны төзү Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды. Федераль адреслы инвестиция программасы буенча финанслау 48 % тәшкил итте, республика финанслашуы 52 % тәшкил итте. Объектның бәясе 2 млрд 300 млн сумга якын.

Шимбә, 23 гыйнвар 2021, 14:21