Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 1603 яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 300,2 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 24,2%ка кимрәк. Әлеге мәгълүматларны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нафигуллина җиткерде.

Атна дәвамында Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан 28 сәүдә предприятиесе, алты җәмәгать туклануы предприятиесе, җиде мәктәп, ике балалар бакчасы, ике югары уку йорты, ике сәнәгать предприятиесе, ике шәхси медицина оешмасы тикшерелде.

Наил Мәһдиев предприятиеләрдә нинди хокук бозулар ачыклануы белән кызыксынды. Шәһәр башлыгы халыкны коронавирустан вакциналаштыруга карамастан, бу юнәлештә эш дәвам итәргә тиешлеген билгеләп үтте.

Дүшәмбе, 25 гыйнвар 2021, 08:53