Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кышкы сезон башыннан бирле юлларны чистарту буенча 266 мең куб м кар чыгарылган, 20 меңгә якын рейс башкарылган. Бу хакта иртәнге киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Техника тәүлегенә 24 сәгать эшли. Аның сүзләренә караганда, җылы көннәрдә юл эшчеләре боз һәм кар калдыкларын чистарту өчен көчәйтелгән режимда хезмәт куя.

Ул шулай ук узган атнада коммунальчылар эшендә ачыкланган җитешсезлекләрнең бетерелүе турында хәбәр итте: "Идарәче компанияләр барысы кимчелекләрне бетерү өстендә эшләделәр, ишегалларын, керү юлларын җыештыруга бәйле хәлне төзәттеләр. Хәзер аны яхшырту өчен алдагы ике көн бар, шуңа күрә көчәйтелгән режимда эшлибез. Һава торышы мөмкинлек бирә, шуңа күрә бу ситуациядән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырышабыз",  –  дип билгеләп үтте спикер.

"Җомга көнне тагын кар явуы фаразлана, Гидрометцентр шулай күрсәтә, шуңа күрә җылытып җибәрү чорыннан файдаланып калырга кирәк. Кар явачак: гыйнвар азагы, февраль башы, март ае алда әле. Кар чистарту – ул батырлык түгел, бу гадәти көндәлек эш. Кар һәрвакыт булды. Аны вакытында чистартырга, гражданнарның гозерләренә игътибар итәргә кирәк. Кайдадыр эшләп бетермибез икән, тәүлек дәвамында оператив рәвештә төзәтергә кирәк. Билгеле вакыты бар аның. Әле берәү дә тәүлек дәвамында эшли алмый, бу бик күп кар яву белән бәйле, карны чыгарып бетерү мөмкин түгел, әмма эшне башкарырга кирәк. Кешеләр бит карның явуына зарланмый, ә вакытында чистартылмавына зарлана", - дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шәһәр мэры шулай ук ЮХИДИ белән бергә шәһәр проспектларында һәм җирле юлларда үз машиналарын калдыручы машина йөртүчеләргә дә игътибар итәргә кушты.

Дүшәмбе, 25 гыйнвар 2021, 09:09