Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсенең 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә идарә башлыгы Ленар Гыйззәтуллин сөйләде.

Ул ассызыклаганча, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе эшенең төп максаты – шәһәр милке һәм җир ресурслары белән идарә итүнең максималь нәтиҗәлелеген, аның керемлелеген һәм сакланышын тәэмин итү.

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра: муниципаль милек белән исәпкә алу һәм идарә итү; җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу; шәһәр территориясендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль мөлкәт, җир ресурсларыннан файдалану өлкәсендә федераль һәм республика структуралары белән хезмәттәшлек итү.

"Яр Чаллы шәһәренең җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2020 елда шәһәр бюджеты 783 млн сумга тулыланды, план күрсәткечләре буенча 757,9 млн сум өстәмә рәвештә 25,1 млн сум керде, үсеш 3,3% тәшкил итте", - дип хәбәр итте Ленар Гыйззәтуллин.

Дүшәмбе, 25 гыйнвар 2021, 09:41