Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 3 771 кеше теркәлгән. Яр
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 1,34 % тәшкил итә. Татарстан Республикасы
буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе хәзерге вакытта 1,9% тәшкил итә.
Әлеге мәгълүматларны "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна
Быданова җиткерде.
Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 5 615 вакансия бар. Ел
башыннан 211 кеше эшкә урнаштырылган. "Быел бездә 1200 эшсез гражданны укыту планы тора. Хәзер конкурс
процедураларын әзерлибез. Март аеннан бу эшне башлап җибәрәчәкбез", -
дип аңлатты Татьяна Быданова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 гыйнвар 2021, 09:35